Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы кысаларында Әлки районының "С.М. Лисенков исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музее"МБКУдә "Батыр үлә, үлмәс ат алып..." дип исемләнгән Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга багышланган тантаналы чара. Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары шагыйрьгә багышланган әдәби-музыкаль композиция әзерләделәр. Музей хезмәткәрләре 1932 елда Муса Җәлилнең Әлки районының Чуаш Кичүе авылына «Чирмешән -202» совхозы Полит бүлегенең «Сталинец»газетасын чыгару эшен җайга салу өчен килүе турында сөйләделәр. Чараның максаты: патриотизм хисе һәм үз ватаныңа мәхәббәт тәрбияләү