Әлки районында тантаналы чаралар узды

2020 елның 14 феврале, җомга

Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстан Демократик Республикасыннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланган «Әфганстан күңелем ярасы»дигән чара. 

Әфган сугышында 157 райондашыбыз катнашты.
Дүрт якташыбыз Әфган җирендә интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булды. Сугыш кырларында Яңа Алпар авылыннан Ирек Сөләйманов, Йолдыз бистәсеннән Владимир Бурунов, Яңа Тумбадан Иван Семенов (бу авыл хәзерге вакытта Нурлат районы составына керә), Үргәагардан Әсхәт Курмашевның гомере өзелде.
Аларга әле 20дә юк иде...Исән - сау әйләнеп кайткан 25 әлкиле - «Әфганчы», әмма сугыш яралары һәм авырулары аркасында вакытсыз вафат булды. Арабыздан киткән 20  әфганчының йорт стеналарында истәлек такталары урнаштырылган.

Бу истәлекле дата ел саен районда билгеләп үтелә. Быел аны аеруча тантаналы һәм масштаблы итеп билгеләп үттеләр. Чара 13 февральдә узды, анда республиканың башка районнарыннан һәм башкаласыннан күп санлы кунаклар катнашты. Патриотизм рухында узган тантаналарда мәктәп укучылары, агрокөллият филиалы курсантлары, яшьармиячеләр катнашты.  Шунысын да әйтергә кирәк, мондый чараларның инициаторы һәм оештыручысы-Әфган сугышында һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның Татарстан Иҗтимагый Региональ оешмасының район бүлеге. Бүлек белән Рөстәм Шәйхетдинов җитәкчелек итә, һәм ул республикада иң актив эшләүче булып санала. Рөстәм Солтан улы үзе Әфган сугышы узган, ул үз тирәсенә сугышчы-интернационалистларны туплый һәм берләштерә. Әфган сугышы ветераннары район күләмендәге чараларда катнашалар, укучылар һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертәләр. "Әфганчылар" Яңа Алпар авылы зиратында Ирек Сөләймановның каберендә булдылар. Аннары әлкилеләр һәм кунаклар «Алинә»универсаль спорт залында Ирек Сөләйманов истәлегенә волейбол буенча ярышлар ачу тантанасында катнаштылар. Бу ачык турнирда безнең командалардан тыш Нурлат районы волейболчылары да осталыкларын күрсәтте. Митингта катнашучылар мемориалга, Азат итүче сугышчы һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр салдылар. Аннары ветераннар һәм мәктәп укучылары, яшьгвардиячеләр, колонналарга тезелеп, мәдәният йортына юнәлделәр.

Район мәдәният йортында да "әфганчы"ларны эчтәлекле программа көтә иде. Тантанада катнашучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International