Әлки муниципаль районы делегациясе агросәнәгать форумында булды

2020 елның 14 феврале, җомга

12-14 февральдә Әлки муниципаль районы делегациясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган агросәнәгать форумында булды. Кыр шартларында агросәнәгать комплексы продукциясен һәм хезмәт күрсәтүләрен кунакларга Татарстан Республикасының 300 оешмасыннан һәм предприятиесеннән һәм Россия төбәкләреннән 3000дән артык агросәнәгать комплексы вәкиле күрсәтте.

ТатАгроЭкспо агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен колачлый: авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар һәм запчастьлар, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, культуралар орлыгы, продукцияне эшкәртү, төрү һәм сортлау өчен җайланмалар һәм башкалар. 

Күргәзмәдә катнашучылар үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендәге яңалыклар белән таныштылар, агрокультураларның югары уңышлы сортларын , туфрак эшкәртү һәм азык җыю техникасын өйрәнделәр. Эшлекле программа кысаларында теләгән һәркем игенчелекне һәм терлекчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, семинарлар, мастер-класслар карый алды.

Исегезгә төшерәбез, агросәнәгать форумы Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрчыларының төбәкара элемтәләрен ныгыту, җайланмалар, товарлар, хезмәт күрсәтүләр җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерү өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International