2019 елның 14 февралендә ТР Әлки муниципаль районының «Базарлы Матак РҮХ» ДАССОның актлар залында коллектив алдында 2019 елда башкарылган эшләр һәм 2020 елга төп эш юнәлешләре турында презентацион доклад белән хастаханәнең баш табибы Одушкина Светлана Викторовна чыгыш ясады. Җыелышта шулай ук чакырылган кунаклар-Әлки районы башлыгы Александр Никошин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Виниченко Владислав Валентинович катнашты.
2019 елда Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының дәвалау оешмаларының эшчәнлеге Россия Федерациясе Президентының май указларын, Россия Федерациясе Президентының Федераль Җыенга Юлламасын, Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын, «2025 елга кадәр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү» озак сроклы максатчан программасын, шулай ук 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен тормышка ашыруга юнәлдерелгән иде.
2020 елга төп өстенлекле юнәлешләр билгеләнде:
«Беренчел медик-санитар ярдәмне үстерү»;
"Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш"»;
"Онкология авырулары белән көрәш»;
«Медицина оешмасын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү»
"Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә районның сәламәтлек саклавында бердәм цифрлы контур булдыру".