Республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткән һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен бүләкне һәлак булган депутатның әтисе Нәҗип Хәйруллинга тапшырдылар
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айрат Хәйруллинны үлгәннән соң "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен"ордены белән бүләкләде. Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында бүләкне Президент кулыннан депутатның әтисе Нәҗип Хәйруллин алды.
«Татарстанның Югары дәүләт бүләген үзе алмавы бик кызганыч. Вакытсыз китеп барган Айрат Хәйруллин безнең Әлки районы өчен дә күп эш башкарды. 17 ел элек инвестор буларак безнең авыр хәлдә калган район хуҗалыкларын заманча техника белән тәэмин итте, мең баш терлеккә мегаферма төзетте. Кешеләрнең эше барлыкка килде, алар хезмәт хакы ала башлады. Әлки районы республика рейтингында уңышлы эшләүче районнарга кадәр күтәрелде. Министрлык коллегиясе утырышларында без Айрат Хәйруллинны бер минут тынлык белән искә алдык»,– диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Һадиев.