Дамир Фәттахов Татарстан Республикасы рәсми берлекләренең Вконтакте һәм Одноклассникта туры эфирында чыгыш ясаячак.
Быел яшьләр тормышында нинди яңалыклар көтелә? Республикада нинди ял итү һәм күңел ачу үзәкләре, спорт объектлары төзеләчәк һәм яңартылачак? 2020 нче елда Әлки районы яшьләренә нәрсә көтәргә? Бу һәм башка сорауларга Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов җавап бирәчәк.
15 февральдә, шимбә көнне, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы башлыгы 15:00 сәгатьтән республика халкының сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк. Район яшьләре үзләрен борчыган һәм кызыксындырган сораулар белән министрның үзенә мөрәҗәгать итә алалар.
Дамир Фәттахов Татарстан Республикасы рәсми берлекләренең Вконтакте һәм Одноклассникта туры эфирында чыгыш ясаячак. Эфирны креатив продюсер Данил Гобәйдуллин алып барачак.
Турыдан-туры эфирны карарга, шулай ук үз сорауларыгызны турыдан-туры https://vk.com/nashtatarstan, https://ok.ru/nashtatarstan сылтамасы буенча бирергә мөмкин булачак.
Моннан тыш, министр белән туры эфирны ВКонтакте һәм Одноклассникның социаль челтәрләрендә Татарстанның эре шәһәр берләшмәләре трансляцияләячәк.