Бүген Каргалы авылында яшәүче Гафиятуллина Миңлегөл Кадыйр кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 15 феврале, шимбә

Бүген Каргалы авылында яшәүче Гафиятуллина Миңлегөл Кадыйр кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны шушы күркәм бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Каргалы авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев, район ветеран-пенсионерлар җәмгыяте рәисе Ришат Хәлиуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов килделәр. Россия Президенты В.В. Путинның котлау хаты, район башлыгы исеменнән котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырылды. Ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International