Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 17 февральгә тулай савым 157,5 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 13 тоннага күбрәк. 153,5 тонна сатылган. Узган ункөнлектә шәхси сектордан 177189 кг сөт җыелган,бу узган ел белән чагыштырганда 14355 кг күбрәк һәм узган ункөнлеккә карата 2935 кг күбрәк. Лидерлар: Түбән Әлки - 17388 кг.,Чуаш Кичүе - 14061 кг., Борискино - 13217 кг. Түбән Кәчи авыл җирлеге иң начары - 1779 кг.