Татарстан радиосында күчемсез милек белән алыш-биреш ясау үзенчәлекләре турында

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

18 февральдә 7.10 сәгатьтән соң «Татарстан радиосы» нда «Яңа көн» программасы эфирында күчемсез милек белән алыш-биреш ясау үзенчәлекләренә багышланган интервью чыгачак. 

Мәсәлән, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Галина Гончарова 2020 елда ана капиталын кулланып торак сатып алганда нәрсә исәпкә алырга кирәклеге турында сөйләячәк. Балигъ булмаган балаларның милкенә карата алыш-биреш ясаганда гомуми кагыйдәләр нинди билгеләнгән һәм бергә тупланган мөлкәт булган алыш-бирешләрне башкарганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк.

Казанда "Татарстан радиосы " 99.2 FM дулкынында тапшырулар алып бара.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, узган радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми rosreestr.tatarstan.ru сайтының "Матбугат хезмәте-радиоэфирлар" бүлегендә,   шулай ук безнең «Вконтакте» төркемендә (vk.com/rosreestr16.) танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International