Республика хуҗалыкларына татар атларын үрчетүгә 5 млн. сум бүлеп биреләчәк

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 2020 елга татар токымлы атларны үстерү өчен ана баш санын сатып алуга субсидияләр каралган, аларның гомуми күләме 5 млн. сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе барышында хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 6 февралендә сакланыла торган селекция казанышлары дәүләт реестрында «татар»токымлы атларга патент теркәлгән иде.   7-8 сәгать дәвамында өзлексез хәрәкәттә булырга һәм 100-120 км ара үтәргә сәләтле татар атларының феноменаль чыдамлылыгын, шулай ук  яхшы үрчем бирүен,  кызуга һәм салкынга чыдамлылыгын Россия иппология фәне дә билгеләп үтә. 

Әйтик, 8-10 ел дәвамында атларны торгызу белән Әлки районының Әхмәт авылыннан фермер Фәнис Бакиров шөгыльләнде. Аның өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты зур ярдәм булды, ул аны гаилә фермаларын үстерү буенча дәүләт программасында катнашу ярдәмендә алды.

Бу хакта тулырак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татар телендә дөнья күргән «Татар атлары» китабында укырга мөмкин. Китапта татар атларының төп токым билгеләре тасвирланган: экстерьер, масть, конституция, продуктив сыйфат һәм чыдамлылык.

Татар токымлы атлар Татарстан Республикасының чын байлыгына әверелде  һәм хәтта «Зөләйха күзләрен ача»тарихи фильмын төшерүдә катнашырга да өлгерде. Төп герой Кремльгә нәкъ менә татар атында бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International