Әлки районында үләт базлары ябыла

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Алабуга шәһәрендәге махсус предприятиегә алга таба аларны юк итү өчен шәхси хуҗалыклардан биологик калдыкларны җыю һәм озату оештырылачак. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин сүзләренә караганда, терлек калдыкларын авыл үләт базларына илтү тыела. Үлгән хайваннарны җыю өчен районга махсус йөк машинасы кайтты. Үлгән хайванның хуҗасы бу хакта участок ветеринария пунктына хәбәр итәргә тиеш. Алабуга заводында алардан авыл хуҗалыгында куллану өчен он җитештерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International