Татарстан Республикасында "Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе" Х Республика яшьләр форумына гаризалар кабул итү башланды. 2020 елның 1 мартына кадәр гариза бирергә кирәк.
Форумда 14-30 яшьләрдәге яшьләр, яшьләр проектлары һәм инициативалары авторлары һәм катнашучылары, яисә авторлар төркеме катнаша ала, алар арасында 14-30 яшьләрдәге Татарстан Республикасы яшьләренең бер яки берничә вәкиле, шулай ук форум экспертлары һәм кунаклары бар. «Яшь галимнәр» категориясен тәкъдим итүче затлар форумда 35 яшькә кадәр катнаша алалар.