Район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында Террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив төркем утырышы узды. Утырышны Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин алып барды. Утырышта Әлки районы прокуроры Гизятов Руслан Айрат улы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлеге начальнигы Насыйбуллин Ришат Ринат улы, Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Нурлат районара тикшерү бүлеге өлкән тикшерүчесе Альдиванов Александр Борисович, Алексеевск районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Гатин Айдар Хәйдәр улы, «Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең ведомстводан тыш саклау идарәсе» Федераль дәүләт казна учреждениесе филиалы – Алексеевск районы бүлеге начальнигы, Әлки муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе әгъзалары, дини конфессияләр вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Каралган сораулар:
4. Иске Карата авыл җирлегендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча эш нәтиҗәләре, шул исәптән авыл җирлекләре территориясендә яшәүче дини оешмалар, мигрантлар белән эшләү турында.