Чара Базарлы Матак авылының «Төремкәй» балалар бакчасында узды. "Киләчәккә юл салганда, Татарстан үз тарихын онытмый, төп бурычларның берсе-1920 елда ТАССР оешу белән бәйле. Бу вакыйга аның социаль-икътисади һәм мәдәни үсешендә бик мөһим роль уйнады", - дип башлады сүзен балалар бакчасы мөдире Гөлсем Таһировна. Чарада балалар бакчасы хезмәткәрләре дә, балалар да катнашты. Балалар сәнгать номерлары күрсәттеләр. Чара тәмамланганнан соң йомгак ясалды һәм башкаручы сәркәтип Гөлшат Гомәр кызы төркем тәрбиячеләренә бүләкләр һәм дипломнар тапшырды. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Әлки бүлекчәсе начальнигы Айгөл Рәшит кызы балалар бакчасына юл билгеләре төшерелгән китаплар бүләк итте.