21-22 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән умартачыларның «Умартачылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм аның иминлеген стратегик чишү юллары» дигән Татарстан форумы һәм бал фестивале узачак.
Чаралар кысаларында умартачылык өчен җиһазлар, инвентарь, чимал, ветеринария препаратлары һәм укыту әдәбияты күргәзмә-сату оештырылачак. «Умарталарның серкәләндерү эшчәнлеге: әһәмияте, проблемалары, чишелешләре» темасына түгәрәк өстәл эше һәм бал фестивале планлаштырыла.
Шулай ук яңа буын пестицидларын куллану шартларында экологик куркынычсызлык нормаларын үтәгәндә умартачылык продукциясен җитештерүне арттыру һәм аны экспортлау мәсьәләләрен дә караячаклар. Умартачылык өлкәсендәге әйдәүче экспертлар, республика министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре умарталарны паспортизацияләү, умартачыларның хокукларын яклау, авыл хуҗалыгы җитештерүен индустриальләштерү шартларында умарта кортларының күпләп үлү сәбәпләре һәм умарталарның пестицидлар белән агулануын лаборатор диагностикалау турында сөйләячәкләр.
Форум эшендә катнашырга республика умартачылары, галимнәр, АПК идарәсенең Дәүләт федераль һәм региональ структуралары, фәнни-тикшеренү институтлары һәм югары уку йортлары вәкилләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре, аграр икътисад һәм мәгариф җитәкчеләре һәм белгечләре чакырыла.
Чара 21 февральдә 8.30 сәгатьтә ТИПКА бинасында башлана: Казан шәһәре, Оренбург тракты ур., 8 (актлар залы).
Катнашу һәм башка оештыру мәсьәләләре буенча чараның координаторы Шилов Валентин Николаевичка
8 (843) 277-81-67 телефоны яки tipkia@mail.ru электрон почта адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк
ММЧны аккредитацияләү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтенә(843)221-76-21 телефоны яисә press-mchp@yandex.ru электрон почта адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.