Начар метеорологик күренешләр: 19 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә: -Татарстан Республикасы территориясендә буран, бозлавык, көньяк-көнбатыштан көчле җил секундына 16 метрга кадәр, төнлә кар һәм юеш кар рәвешендә көчле явым - төшемнәр; - Казан шәһәрендә төнлә һәм иртән буран, бозлавык. Юлларда бозлавык һәм кар боткасы.