Дүшәмбе көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә районның авыл мәктәпләре укучылары чыгыш ясады, бүген Базарлы Матак мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия, район үзәгендәге балалар бакчаларының яшь талантлары үзләренең осталыкларын күрсәтә.
Быел яшь артистларны призлы урыннарны отырга мөмкинлек бирү өчен сайлап алу турларын район мәдәният йортында үткәрү турында Карар кабул ителде. Чөнки район мәдәният йортында менә дигән аппаратура бар, жюри да тулы составта катнаша, чыгышларга объектив бәя бирә ала.