Әфган сугышында һәлак булган Ирек Сөләйманов истәлегенә үткәрелгән волейбол турнирында район газ хезмәте командасы җиңү яулады.
Ярышлар «Алинә»универсаль спорт залында сугышчы-интернационалистлар көне алдыннан узды. Уен көн буе дәвам итте, анда алты команда катнашты. Район газчылары командасы үзен иң көчлесе итеп күрсәтте. Икенче урында – Нурлат волейболчылары. Өченче урынны Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы командасы алды.