Әлки районы "С.М. Лисенков исемендәге гуган якны өйрәнү музее" МБМУдә Халыкара туган тел көненә багышланган "Туган тел һәркайсыбызга кадерле" дип исемләнгән әдәби кафе үткәрде. Музей хезмәткәрләре укучыларны әлеге датаның килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, хәзерге этапта телнең проблемаларын карадылар, музей буенча викторина һәм экскурсия үткәрделәр. Базарлы Матак, Каргалф һәм Борискино мәктәпләре укучылары укытучылар белән берлектә рус, татар һәм чуаш телләрендә әдәби-музыкаль композицияләр әзерләделәр. Халкының телен саклау – һәр кешенең бурычы!