Бүген Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында профсоюз активының чираттагы конференциясе узды

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында профсоюз активының чираттагы конференциясе булып узды.  Әлки муниципаль районы дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының 2015 елның декабреннән 2019 елның декабренә кадәрге чордагы эше турында Әлки муниципаль районында республика профсоюз оешмасы комитетының ышанычлы вәкиле Габдуллина Рәйсә Минсалих кызы чыгыш ясады. Әлки районының дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюз оешмасы бүгенге көндә 355 әгъзаны үз сафында тота һәм 13 башлангыч һөнәри оешманы берләштерә. Ышанычлы зат билгеләп үткәнчә, район профсоюз оешмасы үсеше өчен резервлар бар.  Безнең профсоюзга шундый оешмаларны җәлеп итү буенча максат куелды: Авыл хуҗалыгы идарәсе (10 хезмәткәр), Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге(8 хезмәткәр), авыл җирлекләре дә. Бүгенге көндә һөнәр берлегенең район оешмасында яшь кешеләр өлеше 15% тәшкил итә .  РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова һөнәр берлекләре органнарының эш нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.  Традиция буенча, конференция бүләкләү белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International