2020 елның 1 гыйнварыннан балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән берничә норматив-хокукый акт кертелде:
1) Шулай итеп, өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә җан башына уртача керем Татарстан Республикасында җан башына билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган һәм мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсе гаиләнең (гражданның) мөлкәти тәэмин ителеше 2004 елның 08 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кушымта белән билгеләнгән дәрәҗәсеннән түбәнрәк булса, 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган, уллыкка яки опекага алынган һәм аның белән бергә яшәү урыны буенча яисә өч яшькә кадәрге баланың тору урыны буенча яшәүче һәр балага айлык пособие алучы булып торган ата-ананың (законлы вәкилләрнең) берсенә даруханә ассортиментының дару чараларын һәм башка товарларын сатып алуга түләү башкарыла.
Түләү күләме 5 мең сум тәшкил итә, дару чараларын дәүләт даруханә челтәрендә сатып алырга мөмкин. Гражданнарга түләү алу өчен «Ак БАРС» банкында махсус блокланган максатчан шәхси счетлар ачарга кирәк. Түләү балага айлык пособие бирү чоры дәвамында бер тапкыр, түләү билгеләү турында Карар кабул ителгән айдан соң килүче айның 26 числосыннан да соңга калмыйча, елга ике тапкырдан да артмаган күләмдә биреләчәк.
2)2020 елның 1 гыйнварыннан башлап, бала туганда, җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләргә балалар кирәк-яракларының бүләк комплекты алу хокукын билгели торган белешмә бирелә.
3) Беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү. Гаиләнең җан башына уртача керем күләме эшкә яраклы халыкның яшәү минимумының (20170 сум) 2 тапкыр артмаган очракта билгеләнә һәм түләнә. 2020 елда түләү күләме 9373 сум тәшкил итә. Моңа кадәр бу түләү бала яшь ярымга җиткәнчегә кадәр башкарыла иде. Хәзерге вакытта түләү срогы бала өч яшькә җиткәнче озайтылды.
4) 18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә әгъзаларына айлык пособие. Айлык пособие күләме җан башына яшәү минимумы һәм җан башына уртача керем күләме арасындагы аермага тиң.
5) 2020 елның 1 гыйнварыннан 18 яшькә кадәрге, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган, ата-ана түләвенең өстәмә компенсациясен алучы 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә өстәмә компенсация күләме 100% ка кадәр арта.