Кызганычка каршы, наркомания проблемасының географик һәм дәүләт чикләре юк. Наркомания генофондка зыян китерә, демографик хәлне начарайта, җәмгыять иминлегенә тискәре йогынты ясый.
Бу күренешкә каршы гомуми көрәш кенә уңай нәтиҗә бирергә мөмкин.
Мәктәптән үк профилактика эшен тиешле дәрәҗәдә алып бару мөһим.
Билгеле булганча, һәр наркоман 4 тән 17гә кадәр кешене җәлеп итәргә сәләтле. Белгечләр наркомания елдан-ел «яшәрә», дип кисәтә. 8-10 яшьлек балалар арасында наркотиклар куллану очраклары да билгеләп үтелде. Яшүсмерләр өлкәннәр белән чагыштырганда наркотиклардан 7,5 тапкыр, ә психоактив матдәләрдән 11,4 тапкыр ешрак файдалана. Наркомания таралу шул исәптән үлүчеләр санының 7-11 тапкыр артуына, уннарча тапкыр суицидаль омтылышларга, шулай ук наркоманиягә бәйле авыруларга – СПИДка, йогышлы гепатитларга, венерик чирләргә һәм башка авыруларга китерә.
Безнең районда да наркотиклар куллану белән бәйле учетта торучылар бар. Бу балаларны һәм яшүсмерләрне мондый кешеләрнең йогынтысыннан саклауга тагын да күбрәк игътибар бирергә кирәклеге турында сөйли.
Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә наркоманияне кисәтү буенча эш өч юнәлештә алып барыла-укучылар, аларның ата-аналары, сыйныф җитәкчеләре һәм педагоглар белән. Укучылар өчен "Сәламәт бул!", "Наркотикларга юк!" профилактик - мәгариф программалары эшли. Сәламәт яшәү рәвеше, тәмәке тартуның зыяны, наркомания һәм психоактив матдәләрнең яшь организм өчен зыяны турында сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Профилактика отрядлары, SMS-балалар, Яшьармиячеләр белән очрашулар да файдалы уза.
Билгеле булганча, балалар һәм яшүсмерләрне спортка тарту начар гадәтләрне профилактикалауда нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Бу юнәлештә бездә бик күп чаралар үткәрелә. «Спорт зарарлы гадәтләргә альтернатива буларак» дигән чаралар кысаларында волейбол, баскетбол, футбол, «Күңелле стартлар», «Сәламәтлек көннәре» ярышлары оештырыла, аларда төрле сыйныф укучылары катнаша. Ел саен Бөтенроссия сәламәтлек айлыгында, «Милләтләр кроссы»нда катнашабыз. Бездә рәсем конкурслары, «Сәламәт яшәү рәвеше», «Бәйлелек турында»темаларына тематик әңгәмәләр уза.
Профилактик эшнең уңышы педагогларның ата-аналар, бигрәк тә проблемалы балалар тәрбияләнүче гаиләләр белән уртак тел таба белүенә бәйле. Ата - аналар белән эшләүгә без зур игътибар бирәбез. Бигрәк тә Әтиләр советының нәтиҗәле эшчәнлеген, гимназия тормышында актив катнашуын билгеләп үтәсе килә.
Гимназия мондый юнәлештәге методик үзәк булып тора. Бездә район мәктәпләре өчен семинарлар, ачык дәресләр үткәрелә. Район үзәк хастаханәсе белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Гимназия инициативасы буенча балаларның сәламәтлеге тикшерелә, ата-аналар һәм укучылар өчен гигиеник белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре буенча консультацияләр оештырыла. Әхлак һәм сәламәтлек – гасыр авыруларын-наркоманияне профилактикалау буенча төп юнәлешләр.
Без ел саен наркоманияне профилактикалау буенча республика конкурсларында катнашабыз. 2018 елда безнең укучыбыз Инсаф Галәветдинов укучылар һәм студентларның наркомания һәм наркоҗинаятьне профилактикалау буенча Республика фәнни-тикшеренү конференциясендә җиңүче булды. 2019 елда Егор Васяйчев шундый ук конкурста икенче урынны алды. Ә Ләйлә Шәйхетдинова наркоманияне кисәтү буенча «Идеяләр парады»республика конкурсында икенче урынга лаек булды. Узган ел гимназия «Хәвефсез мәктәп»республика конкурсында җиңүче булды.
Без бик теләп тәрбия эше тәҗрибәсе белән уртаклашабыз.
Әлфия Шаһалиева, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучысы, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Әлки районы буенча җәмәгать ярдәмчесе.