Бүген Иске Алпар авылында гомер итүче Гайнетдинова Сания Заһидулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Бүген Иске Алпар авылында гомер итүче Гайнетдинова Сания Заһидулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны шушы күркәм бәйрәм белән котларга Әлки районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов, Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ренас Сәлахов, район ветеран-пенсионерлар җәмгыяте рәисе Ришат Хәлиуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов килделәр. Россия Президенты В.В. Путинның котлау хаты, район башлыгы исеменнән котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырылды. Ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International