Татарстанда "Бәллүр каләм" журналистлар конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Конкурска эшләр 13 апрельгә кадәр кабул ителә.

Татарстанда «Бәллүр каләм»журналистлар конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта премиянең оештыру комитетына сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

 

Конкурс номинацияләре исемлегенә «Россия Федерациясендә театр елы», «Бөтенроссия халык санын алу 2020», «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы», «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы», «Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы», «WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты»махсус проектлары кертелгән.

Моннан тыш, «Эшкә тугрылык өчен», «Елның иң яхшы редакциясе», «Елның иң яхшы журналисты», «Объектив аша караш», «Туган тел» номинацияләре саклана.

«Әлки хәбәрләре» газетасы редакциясе журналистлары ел саен «Бәллүр каләм»бәйгесендә катнашалар. 2017 елда берьюлы ике журналист конкурс номинантлары булды.

Конкурска эшләр агымдагы елның 13 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:: 420080, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 179 йортына - шәхсән, яисә "Бәллүр каләм „—“Хрустальное перо" ТР журналистикасы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә XXIII конкурска (премиягә)“тамгасы белән почта аша. Мәгълүматны (843) 555-85-11, 555-76-03 телефоннары буенча ачыкларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International