Әлки районыннан әбүнәче Гөлсинә Галиуллина «ТАТМЕДИА» акциясенең төп бүләген – смартфонны отты

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

«Язылыгыз һәм смартфон отыгыз» акциясендә катнашу өчен,  2020 елның беренче яртыеллыгына «ТАТМЕДИА» АҖнең кимендә өч басмасына язылырга һәм Казанга язылу квитанцияләренең күчермәләрен җибәрергә кирәк иде. 19 февраль көнне «ТАТМЕДИА» да комиссия, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, чит күзәтүчеләр катнашында призлар уйнатылды. Соңгы модельле биш смартфонның берсе безнең әбүнәчегә оту шатлыгын татырга  туры килде.

Иске Алпар авылыннан Гөлфия Зәйнуллина, «ТАТМЕДИА» АҖ басмаларына язылучы буларак, кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Ә Югары Кәчидә яшәүче Виктор Толстов «Чаян» журналының махсус призын – электр чәйнекен отты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International