Карата авыл мәдәният йортында балалар өчен Туган тел көненә багышланган "Чаваш челхи ялан упрантар"дип исемләнгән чара узды. Чара квест формасында үтте, анда балаларга шифровка һәм табышмакларга җавап табарга, төрле биремнәрне үтәргә туры килде. Викторина барышында балалар милли бәйрәмнәр, халык традицияләре, уеннар белән таныштылар. Чарага китап күргәзмәсе оештырылды.