ИГЪТИБАР БӘЙГЕ!

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Чын гаилә агачы кемнең нәселендә сакланып калган икән? Күпчелек очракта аны яңадан торгызырга һәм нульдән башлап булдырырга туры килә. Тик, чын-чынлап мавыгучы кешеләр өчен, авыррак булган саен,  кызыграк. Якын туганнарыгыздан сораштыру белән башлап, сез акрынлап эзләү даирәсен киңәйтеп, тарих чоңгылына чумасыз.

Шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә элемтәләрен һәм буыннарның дәвамчанлыгын ныгыту, Татарстан һәм гаилә тарихына карата кызыксыну уяту, тарихи аң һәм патриотизм хисе тәрбияләү, шулай ук архив материаллары белән эшләүгә, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга җәлеп итү максатыннан Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт Комитеты 2020 елның 19 мартыннан 20 апреленә кадәр «Минем шәҗәрәм» исемле генеалогик тикшеренүләрнең республика конкурсын үткәрә.

Конкурста катнашу өчен сайлап алу тәртибе, сроклары, шартлары һәм критерийлары турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми http://arhiv.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган.

Конкурста барлык теләүчеләр дә түбәндәге төркемнәр буенча катнаша ала:

1 төркем - гомуми белем бирү оешмаларының 1-4 сыйныф укучылары

2 төркем -  гомуми белем бирү оешмаларының  5-8 сыйныф укучылары

3 төркем-гомуми белем бирү оешмаларының  9-11 сыйныф укучылары

4 төркем-18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар

5 төркем-18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар

Конкурста җиңүчеләр һәр яшь төркеме буенча аерым билгеләнә.

Конкурста катнашырга теләүчеләрне муниципаль архивта көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International