Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур чара узды. Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләреннән сугыш хәрәкәтләре ветераннары катнашты. Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучыларны котлады һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Җиңүнең 75 еллыгы медале белән бүләкләде. Бәйрәмнең кульминацион өлеше РСФСРның атказанган артисты Наталья Варлейның чыгышы булды.