Бу көннәрдә Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы район мәктәпләренең тугызынчы сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көннәре үткәрә.
Биредә Нәби Дәүли исемендәге гимназия, Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары булып китте инде. Училище педагоглары, өлкән курс студентлары һөнәр алырга теләүчеләргә уку йорты мөмкинлекләре турында бик теләп сөйләделәр.
Узган ел ныклап төзекләндерелгән һәм яңа тренажерлар, 9 миллион сумлык җиһазлар белән җиһазландырылган училищеда мактанырлык һәм күрсәтерлек әйберләр бар. Беренчедән, биредә яшь буынга фән һәм һөнәргә өйрәтү нечкәлекләрен яхшы белгән тәҗрибәле укытучылар һәм мастерлар коллективы эшли. Алар училищеның кырык елдан артык эшләвендә район предприятиеләре өчен йөзләгән тракторчы, пешекче әзерләгән. Соңгы елларда биредә ветеринария фельдшерларын укыта башладылар, ә киң профильле тракторчылар әлеге һөнәрдән тыш училище диварларыннан «права» лар белән чыга, ә теләкләре булганнар электр-газ белән эретеп ябыштыручы өстәмә, бик «дефицитлы» һөнәр дә үзләштерә. Кухня осталары да пешекчеләр генә түгел, ә җәмәгать туклануы технологлары да. Бу хакта укучыларга филиал укытучылары Лидия Ионова, Илнур Шәйдуллин, Әсхәт Гарифуллин сөйләде.
Шунысы игътибарга лаек, алар күрсәткән һәм сөйләгән укучыларда зур кызыксыну уятты. Бигрәк тә яшь кунакларга «Трактор һәм автомобильләр» кабинеты ошады: алар «Лада-Веста», «КамАЗ» автомобильләре базасында двигательләрне, машинаның деталь һәм өлешләрен зур кызыксыну белән карадылар. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки һәа яшүсмер үз автомобиле һәм аны идарә итүгә хокук алу турында хыяллана бит.
Булачак ветеринария фельдшерлары, җәмәгать туклануы технологлары өчен практик дәресләр кабинетларында да өр-яңа җиһазлар урнаштырылган. Асылда, бу мондый белгечләрнең гамәлдәге эш урыннары. Барлык җиһазлар да заманча. Әйтик, пешекче-технологлар кабинетында индукция плитәләре, камыр бутагычлар, төрле миксерлар, иттарттыргычлар урнаштырылган. Бүгенге клиент бик көйсез, аның ризыкның сыйфатына һәм зәвыгына таләпләре югары. Шуңа күрә без курсантларыбыздан чын кухня осталарын әзерләргә тырышабыз", - диде укытучы Алсинә Нуртдинова. Ул да үз вакытында училищеда укыган, аннан берничә ел Казанда эшләгән икән.
Ветеринарларны ничек әзерләүләре турында Рафис Гатауллин сөйләде. Ул балаларны: «Әгәр сез хайваннарны, җәнлекләрне яратасыз икән, безгә килегез. Без сезне аларны дәваларга өйрәтәбез", - дип ышандырды.
Укучылар иркен спорт залында, уңайлы уку сыйныфларында, хәтта училище ашханәсендә булдылар. Очрашу ахырында: «Ә кайсыгыз безгә укырга килергә тели?» - дип сорагач дистәгә якын бала кулларын күтәрде. Аларның карашында күргәннәреннән соң, һөнәр алу һәм тизрәк олы тормыш башлау теләгенә карата чын кызыксыну чагылды.