Бүген Иске Алпар авылында гомер итүче Зәйнуллин Габдулла Зиннәт улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны котларга район башлыгы Александр Никошин, Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ренас Сәлахов, район ветеран-пенсионерлар җәмгыяте рәисе Ришат Хәлиуллин килгән иде. Россия Президенты исеменнән котлау хаты, шулай ук"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел" юбилей медале һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.