«Барысы Татарстан турында» викторинасы

2020 елның 21 феврале, җомга

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Н.Дәүли исемендәге гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары белән «Барысы да Татарстан турында» дип исемләнгән уен - викторина үткәрделәр. Чараның максаты: -балаларны Татарстан тарихы, аның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән кызыксындыру;- викторина темасы буенча укучыларның белемнәрен киңәйтү, гомумиләштерү һәм системага салу; - Татарстан тарихын, татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү барышында алынган белемнәрне ныгыту. Уенда "Чыдамнар" һәм "Уңышлылар" командалары көч сынашты.  Уен « Кем сорауга тизрәк җавап бирер»дигән күнекмәләрдән башланды. Һәр командага 10 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Һәр дөрес җавап өчен командага 1әр балл бирелде. Аннан соң ике команда  катнашучылары да викторина сорауларына язмача җавап бирделәр. Сораулар ике команда өчен дә охшаш иде һәм үз эченә түбәндәге темаларны алды: - гомуми белем өлкәсе; - Татарстан тарихы; - тел белеме һәм әдәбияты; - сәнгать; - география, биология, химия; - милли традицияләр.

Уенда катнашучыларга «Желаем удачи!», «Ни пуха, ни пера!», «Так держать!» плакатлары тоткан җанатарлар актив ярдәм итте

Күпчелек сорауларга уенчылар дөрес җаваплар бирделәр һәм Татарстан тарихы буенча белемнәренең яхшы булуын күрсәттеләр. Чара ахырында жюри нәтиҗәләр ясады. Уен нәтиҗәләре буенча, көндәшләрен 6 баллга артта калдырып,  "Чыдамнар" командасы җиңү яулады. Барлык катнашучылар да канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International