Контракт буенча хәрби хезмәт-ул эш кенә түгел, ә Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә граждан тарафыннан башкарыла торган федераль дәүләт хезмәтенең аерым төре, аның дәвамында ул контракт белән килешенгән, хәрби хезмәт үтү шартларын үтәргә тиеш. Татарстан Республикасы Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссариаты тарафыннан контракт буенча хәрби хезмәт үтү өчен кандидатлар ел әйләнәсе сайлап алына. Сайлап алуны узган кандидатлар Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты аша хәрби частьләргә җибәрелә һәм контракт буенча хәрби хезмәт үтү өчен контракт төзи.
Яңа Федераль закон нигезендә хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле югары һәм урта белемле затлар чакырылу буенча бер ел хезмәт итү урынына ике елга контракт төзергә хокуклы.
Без Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм РФ Кораллы көчләренең төрле төрләрендә хезмәт итәргә тәкъдим итә алабыз. Болар - флот (Кара диңгез, Балтик, Төньяк, Тын океан), коры җир гаскәрләре (Көнбатыш хәрби округ, Үзәк хәрби округ, Көнчыгыш хәрби округ, Көньяк хәрби округ), Хәрби-космик көчләрнең бер өлеше (Калининград өлкәсеннән Сахалинга кадәр гарнизоннар).
Безнең янәшәбездә Ульяновск шәһәрендә һава-десант гаскәрләре бригадалары, коры җир көчләре частьләре, Кряж (Самара шәһәре), Рощинский (Самара шәһәре), Самара өлкәсенең Чебаркуль шәһәре, Самара өлкәсенең Тольятти шәһәре урнашкан хәрби-космик көчләр бригадалары урнашкан