"Ватаныбызны яратыйк, Ватаныбызга хезмәт итик!"

2020 елның 22 феврале, шимбә

Әлки районы "С. М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ватаныбызны яратыйк, Ватаныбызга хезмәт итик!" чарасы үткәрде. Чарага Әлки районы аграр көллиятенең «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча студентлар отряды чакырылган иде. Музей хезмәткәрләре музейның барлык заллары буйлап күзәтү экскурсиясе һәм «Бөек кешеләр»викторинасы үткәрделәр.

Чараның максаты: Ватанга мәхәббәт, патриотизм, хәрби хезмәткәр һөнәренә хөрмәт тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International