Тарихи-туган якны өйрәнү сәгате: "Безнең якташлар-Советлар Союзы Геройлары"

2020 елның 22 феврале, шимбә

Үзәк китапханә "Безнең якташларыбыз-Советлар Союзы Геройлары" дип исемләнгән тарихи-туган якны өйрәнү сәгате үткәрде.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм Дан елына багышланган чаралар циклын тормышка ашыру кысаларында үзәк китапханә тарафыннан «Безнең якташларыбыз-Советлар Союзы Геройлары»дип исемләнгән туган якны өйрәнү тарихы – сәгате әзерләде һәм үткәрде. Әлеге чарага Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 7 «А» сыйныф укучылары чакырылган иде.

 Очрашу башында китапханәчеләр яшь буынга якташларыбыз-Советлар Союзы геройлары Крайнов С. М., Афанасьева К.К., Филиппов Г. И., Чулков А. П., Исхаков З. Г., Шаһвәлиев Г. Н. турында сөйләделәр.

   Әлки районы буенча Советлар Союзы геройларыннан тыш, Кызыл Байрак ордены кавалерлары Садыйков Ш. Х., Пестонов Н. Ф., Насыйбуллин Х. Н. да бар. Чара презентация белән үрелеп барды.

   Аннан соң бу чарага чакырылган кунакка - элеккеге хәрби хезмәткәр, отставкадагы майор А.Х. Гәрәевкә сүз бирделәр. Ул балаларга сугыштан соңгы еллардагы балачагы, РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итүе турында сөйләде. Моннан тыш, Гәрәев А. Х.безнең китапханәнең актив укучысы һәм 2020 елның 25 гыйнварында китапханәдә узган «Бөтенроссия тарихи кроссворд» акциясендә катнашты. Көчле алкышлар астында аңа акциядә катнашучы сертификаты һәм "Әллием, бәллием” китабы тапшырылды.

   Очрашу бик кызыклы һәм җанлы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International