Үзәк китапханә укучылар белән "Туган телнең бәллүр чишмәсе" дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрде. 1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында белделәр. Аларга рус язучысы В.И. Даль турында сөйләделәр. В.И. Дальнең аңлатмалыгы сүзлеге - аның рус мәдәниятенә керткән бердәнбер өлеше түгел. Ул 30 меңнән артык "Рус халкының мәкальләре"н җыя, 10 томны тәшкил иткән повесть һәм хикәяләр, "Рус тормышы очерклары", балалар өчен әсәрләр, шигырьләр яза. Меңгә якын язган әкиятләрен гениаль тел белгече "Халык Рус әкиятләре" авторы Афанасьевка түләү алмыйча тапшыра.
Балалар туган тел турында мәкальләр, әкиятләр, мәкальләр укыдылар. «Туган тел-халык рухы»викторинасында катнаштылар. Чара ахырында «Туган тел»җыры яңгырады.