Әлки районы башлыгы Александр Никошин Ватанны саклаучылар көне белән котлый!

2020 елның 23 феврале, якшәмбе

Хөрмәтле әлкилеләр!

Район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм.

Ватанны, үз йортыңны саклау-ул һәркем өчен иң беренче бурычы һәм намус эше. Шуңа күрә 23 февраль бөтенхалык бәйрәме, көчле, батыр, нык рухлы кешеләр көне.

Беренче эш итеп, Бөек Ватан сугышы ветераннарына – туган җиребезне фашист илбасарларыннан саклаган, безнең азатлык өчен көрәшкән батыр буынга ихлас котлауларымны җиткерәм. Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Безнең изге бурычыбыз – сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәт итү, алар турында кайгырту, фашизмны тар-мар итүдә безнең илнең хәлиткеч роле турында дөреслекне яклау.

Бу бәйрәм көнендә без Ватаныбызның барлык сакчыларына, хәрби бурычларын намус белән үтәгән яшьләргә, бүген дә кулларына корал тотып ил чикләрен саклаучыларга, шулай ук Ватаныбызның куәтен көндәлек намуслы хезмәтләре белән ныгытучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.

Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм һәм нык сәламәтлек, иминлек һәм гаиләләрегезгә бәхет телим. Ил чикләре һәрвакыт ышанычлы яклансын, ә халык тормышы – тыныч һәм имин булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International