Чуаш Борнае мәктәбе диварында мәктәпнең элеккеге директоры Дмитрий Васильевич Дулатовка багышланган истәлек тактасы куелды.
Чара тантаналы шартларда узды. Анда Чуаш Борнае мәктәбе укучылары гына түгел, авыл халкы да катнашты. Бу аңлашыла да, чөнки Бөек Ватан сугышы ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Дмитрий Дулатов аларның авылдашлары бит. Дмитрий Васильевич сугышка кадәр Аксубай педучилищесын тәмамлый, 1940 елда туган авылында математика укытучысы булып эшли башлый. 1941 елның сентябреннән армиягә алына. Дмитрий Дулатов батырларча сугыша, Кызыл Йолдыз, Бөек Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң исән-сау әйләнеп кайткач, 1982 елга кадәр туган авылы мәктәбендә эшли.