"Үзенчәлекле очрашулар" "Базарлы Матак урта мәктәбе" МБББУендә Бөек Ватан сугышы ветераны Миндрюков Лев Яковлевич белән очрашу узды.
Бүген Лев Яковлевич Миндрюков - Базарлы Матакта бердәнбер сугыш ветераны.
Ул Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, империалистик Япониягә каршы сугышларда катнаша.
Лев Яковлевич инде уннарча елларны артта калдырса да, күңеле белән һаман яшь, хәрәкәтчән. Авыр, әмма бик кызыклы биографиясендәге фактларның вак - төягенә кадәр хәтерли. Аның күңеленең гел яшь булып калу һәм озын гомеренең сәбәпләрен ветеран балаларга да сөйләде.
1943 елда аны армиягә алалар һәм Ерак Көнчыгышка хезмәт итәргә җибәрәләр.
Элемтәче булып хезмәт итә.- Әлегә кадәр әниебезнең үги әнисен - дәү әнине рәхмәт белән искә алам. Ул мине фронтка алуларын белгәч, йоннан итеккә дә оекбашка да охшаган аяк киеме тектерде. Итек бирсәләр, бер үлчәмгә зурракны ал дип киңәшен бирде ул. Дөрес, безгә итек бирмәделәр, ә менә ботинкалар 43нче үлчәмлесе булды. Аны әбиемнең оекбашын, өстән ике пар портянка белән чолгап, киеп куйдым. Шулай сугыш ахырына кадәр йөрдем. Ә мин үзем гомерем буе 39нчы үлчәмлене кидем, - дип елмая ветеран. Соңыннан сүзен дәвам итте:
1945 елның 19 августында без, СССР чиген үтеп, Харбинга юнәлдек. Японнар, безнең гаскәрләрнең һөҗүменә түзмичә, тиз бирештеләр. 3 сентябрьдә безне Төньяк Кореяга җибәрделәр, Япон казармаларына урнаштырдылар. Без шул территориядә тотрыклылыкны сакладык.
1950 елда демобилизацияләнә. Туган ягына кайткач, башта Тумбада мәдәният йорты директоры, соңрак Тельман урман комбинатының комсомол оешмасы секретаре булып эшли. Аңа башка төрле вазыйфаларны башкарырга туры килә. Лев Яковлевич-ачык күңелле, яхшы кеше.
Укучылар аны зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр.