Бүген Иске Такталы авылында гомер итүче Козлова Евдокия Михайловна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2020 елның 23 феврале, якшәмбе

Бүген Иске Такталы авылында гомер итүче Козлова Евдокия Михайловна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.  Аны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов, Иске Салман авыл җирлеге башлыгы Айдар Хәлиуллин, район ветеран-пенсионерлар җәмгыяте рәисе Ришат Хәлиуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов килделәр. Россия Президенты исеменнән котлау хаты, шулай ук"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел" юбилей медале һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International