"Үзенчәлекле очрашулар" дәвам итә. "Сыйныф очрашулары" бөтенроссия проектын тормышка ашыру кысаларында, Базарлы Матак урта мәктәбенең актлар залында элеккеге хәрби комиссар, подполковник Давлиев Рәүф Фәхим улы белән очрашу булды. Рәүф Фәхимович укучыларга үзенең тормыш юлы, хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде."Үзенчәлекле очрашулар" уңышлы узды!