Марат Җаббаров: Татарстанда гыйнвар аенда терлекчелек өлкәсендә акчалата керем 6 млрд. сум тәшкил иткән

2020 елның 23 феврале, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров агымдагы елның гыйнвар аенда терлекчелек өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Министр хәбәр иткәнчә, гыйнвар аенда республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 7,8 млрд. сум акча эшләгән, шуның 6 млрд.сумы-терлекчелектән. Үсеш узган елга карата 6% тәшкил иткән.

35 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән, сатудан керем 3 млрд.сум тәшкил иткән (102%). Үсеш югарырак та булырга мөмкин иде. Әмма дуңгыз итенә сатып алу бәяләре узган ел белән чагыштырганда уртача 13 сумга, ягъни 14 процентка кимегән. Җитештерүнең 25% рентабельлегенә ирешеп, үз продукциясен эшкәртеп югарырак бәядән сату мөмкинлегенә ия булган авыл хуҗалыгы оешмалары тотрыклы хәлдә.

Кош ите буенча да 106 сумнан 94 сумга кадәр сатып алу бәяләре кимү күзәтелә. Продукцияне тирәнтен эшкәртү җайга салынган предприятиеләрдә нәтиҗәлелекне киметү куркынычы күп түгел. Министр предприятиеләрнең рентабельлеген арттыру өчен җитештерү һәм эшкәртүнең тотрыклы эшен тәэмин итәргә чакырды.

Хисап чорында республикада 112 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән (106%). 2,6 млрд. сумлык 104 мең тонна сатылган, үсеш-15%.

"Сөткә сатып алу бәяләрен киметү өчен бернинди алшартлар да юк. Бүген аның килограммы 26 сум 54 тиен тәшкил итә. Бу узган елгы күрсәткечләрдән 1 сум 16 тиенгә артыграк. Мондый уңайлы базар шартлары безгә сөт күләмнәренең үсеш темпларын саклап калырга мөмкинлек бирә", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International