«Халык иҗаты чишмәләре» район смотр-конкурсы кысаларында Иске Салман авыл җирлеге үзешчәннәре Алпар авылына концерт программасы белән чыктылар. Иске Салман авыл җирлегенең иҗат коллективы тамашачыларга кызыклы һәм эчтәлекле концерт программасы күрсәтте. Һәр номерны тамашачы җылы һәм чын күңелдән кабул итте.