Бүген Әлки муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бүген Әлки районы башлыгы Александр Никошин рәислегендә Әлки муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Аның эшендә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин, наркотикларга каршы комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Комиссия утырышының көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде.

Аларның беренчесе район халкы арасында алкоголизмны кисәтү һәм алкоголизмны профилактикалауга юнәлтелгән чаралар турында.

Утырышның икенче мәсьәләсе халык арасында наркоманияне профилактикалауда массакүләм мәгълүмат чараларының роле турында иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International