Әлки районы бадминтончысы - Бөтенроссия ярышлары призеры

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

21-24 февральдә Екатеринбургта «А.Ф. Трубачев мемориалы» Бөтенроссия яшүсмерләр рейтинг ярышлары узды, аларда илнең 17 төбәгеннән 340 спортчы катнашты.

Ралина Әхмәтова парлы зачетта беренче урын һәм катнаш зачетта өченче урын яулады.

Әлеге бәйгедә бездән шулай ук Артур Ваһапов, Екатерина Леонтьева, Евгений Сивенков катнаштылар. Бадминточыларның тренеры – Максим Муштаков. Ралинаны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International