Татарстанның авыл хатын-кызлары өченче һәм аннан соңгы һәр тудырган баласы өчен 100 мең сум алачак

2020 елның 28 феврале, җомга

26 февральдә кабул ителгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына ярашлы рәвештә, өченче һәм аннан соңгы бала туганда 29 яшькә кадәрге авыл җирлегендә һәм шәһәр тибындагы поселокларда яшәүчеләргә бер тапкыр 100 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләнәчәк.

 

«Без анализ ясап, 2016-2018 елларда гына да 29 яшькә кадәр 124 хатын-кыз өченче баласының гына түгел, ә дүртенче, бишенче, алтынчы сабыйның әнисе булганлыгын белдек. Социаль гаделлекне торгызу максатында Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан бу уңай карар кабул ителде», - дип искәртте ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова.

Төзәтмәләр нигезендә, хәзер авыл әниләренә 100 мең сум акча өченче һәм аннан соңгы һәр бала туганда түләнәчәк.

 

2020 елның 21 февраленә бер тапкыр түләнә торган акчаны агымдагы елда Татарстан авылларында яшәүче 322 хатын-кыз  беренче баласын тапкан өчен, ә 86 хатын-кыз гаиләләрендә өченче бала туган өчен алган.  Әлеге программа эшли башлаганнан бирле Татарстан Республикасында 3 934 хатын-кыз беренче баласы һәм 792 авыл хатын-кызы өченче бала туу сәбәпле түләүләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International