Хөрмәтле салым түләүчеләр!

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Коронавирус йогышының (COVID-19) таралуын кисәтү һәм булдырмау максатыннан, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 12 нче районара ИНФЛда 2020 елның 28 мартыннан башлап шимбә көннәрендә махсус күрсәтмә биргәнче эш графигы гамәлдән чыгарылды.

Салым инспекциясендә булуны максималь дәрәҗәдә чикләргә киңәш итәбез.

3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен «физик затлар өчен шәхси кабинет» та формалаштырырга һәм сканерланган документлар белән бергә салым түләүченең теркәлү урыны буенча салым инспекциясенә җибәрергә мөмкин.

Сезне кызыксындырган барлык сорауларга җавапны Россия Федераль салым хезмәтенең 8-800-222-222 телефоны аша алырга мөмкин.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Аңлавыгыз өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International