Гаиләләргә түләү турында

2020 елның 19 апреле, якшәмбе

Ана капиталы алу хокукына ия булган гаиләләргә апрель аеннан июнь аена кадәр 5 мең сум күләмендә ай саен түләнә.

 Биш мең сум күләмендәге түләү кемгә тиешле?

 Өч баласы булган, 2020 елның 1 июленә кадәр ана капиталы хокукына ия булучы барлык гаиләләргә түләү тиешле, шул исәптән, әгәр сертификат буенча акча инде сарыф ителгән булса да.

 

 Әгәр мин ана капиталын тулысынча сарыф иткән булсам да, миңа түләү тиешлеме?

 Әйе, өч яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә түләү тиеш, хәтта әгәр сез инде ана (гаилә) капиталын тулысынча файдаланган булсагыз да.

5 мең сум акча һәр балага тиешме?

Әйе, әгәр гаиләдә өч яшькә кадәр бер бала булса, аена 5 мең сум түләнә, әгәр ике булса– 10 мең сум.

 Түләү алу  өчен  нәрсә  эшләргә кирәк?

Акча алу өчен агымдагы елның 1 октябренә кадәр пенсия фондының рәсми сайтындагы шәхси кабинетында (http://www.pfrf.ru/)  яки дәүләт хезмәтләре порталында (https://www.gosuslugi.ru/) гариза бирү дә җитә. Бернинди дә өстәмә документлар тәкъдим итәргә кирәкми. Зарурилык булганда РПФ барлык мәгълүматларны үзе соратып ала.

Акча никадәрле вакыт ­аралыгында түләнәчәк?

Акча һәрбер балага 2020 елның апреленнән июненә кадәр, айга бер тапкыр бирелә. Гаризаны 30 июньнән соң биргәндә акчаны барлык вакыт өчен түләячәкләр.

Өч яшьтән 7 яшькә кадәрге ­балага түләүне ничек алырга?

Өчтән 7 яшькә кадәрге балага акча түләү пенсия фонды органнары тарафыннан билгеләнми. Ул төбәк күләмендәге ярдәм чараларына кагыла һәм социаль яклау органнары тарафыннан түләнә. Тулырак Россия Федерациясенең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы сайтында https://rosmintrud.ru/ яки сез яшәгән субъект Хөкүмәте сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International