Әлеге чара коронавирус белән бәйле чикләүләр чорында катлаулы тормыш хәлендә калучыларга – күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтү ниятеннән оештырылды. Акция район башлыгы Александр Никошинның җиңел кулыннан башланып киткән иде. Район җитәкчесе төрледән-төрле азыклар тутырылган пакетларны Иске Матак авыл җирлегендә яшәүче күп балалы гаиләләргә үзе илтеп тапшырды.
Бу күркәм башлангычны Әлки якташлар җәмгыяте дә күтәреп алды. Аның җитәкчесе Алсу Нәбиева игълан иткән хәйрия марафонына бик күп якташлар кушылды. Алар җыйган акчаларга райондагы 204 балага азык-төлек җыелмалары өләшенде.
Коронавирус инфекциясе таралудан саклану чаралары көчәйтелә бара. “Балаларга бергә ярдәм итик” акциясен дә дәвам итү зарур. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм кулы сузарга теләге булганнар Әлки фондына “Поможем детям вместе” дигән тамга белән акча күчерә алалар. Әлеге игелекле гамәлгә кушылыйк, балаларга ярдәм итик!