Әлкилеләр медицина хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерә

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Медицина хезмәткәрләре – куркыныч авыру белән көрәшнең алга сызыгында. Халык аларга бик рәхмәтле. Үткән атнада Александр Никошин инициативасы белән районыбыздан республика клиник йогышлы авырулар хастханәсе табибларына ярдәм күрсәтелде. Медикларга 20 азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Әлеге игелекле эштә Әлки якташлар җәмгыяте дә катнашты. Йогышлы авырулар хастаханәсе табиблары мондый ярдәмгә шат булуларын әйттеләр һәм хезмәтләрен болай олылаган өчен рәхмәт белдерделәр.

Ә кичә Базарлы Матакның “Причал”кафесы район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге хезмәткәрләренә үзләре әзерләгән зур торт бүләк итте. Әлеге кафеның аш-су осталары медикларга камыр ризыклары, тәм-томнар тулы күчтәнәч пакет та тапшырдылар. Алар районыбызның сәламәтлек саклау тармагында эшләүчеләргә катлаулы хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International