Әлки районында гармунчылар арасында онлайн бәйге бара

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Район мәдәният бүлеге гармунчылар арасында онлайн бәйге башлап җибәрде.

Бәйге Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм районыбыз оешуга 90 ел тулуга багышлана. Анда ике дистәгә якын гармунчы катнашкан инде. Аларның чыгышларын яздырып “Алькеевский РДК” инстаграм битенә урнаштыралар.

“Районыбызда талантлар, шул исәптән гармун осталары да шактый. Кайберәүләр концертларда чыгыш ясарга уңайсызлана. Ә менә онлайн конкурста  теләп катнашалар. Алар арасында төрле авыллардан, төрле милләт кешеләре бар. Бәйгедә катнашып, үз талантлары белән тамашачыларны сөендерүчеләр тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез”,–ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International